Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Гыйлем» интеллектуаль бәйгесе

24–25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстанның 10–11 нче сыйныф укучылары өчен «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы узды.

24–25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстанның 10–11 нче сыйныф укучылары өчен «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы узды. Биредә укучылар берничә этапта татар теле, әдәбияты, мәдәниятеннән, халык авыз иҗатыннан белемнәрен сынадылар. Икенче этапка үткән укучылар проект эшләре җибәргән. Эшләрне конкурс сайтына элеп, тавыш бирү ярдәмендә сайлап алганнар. Проект эшләре этабында иң күп тавыш җыйган 24 укучыны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәбрикләделәр.

Конкурста җиңү яулаган Нурлат районы Колбай Мораса мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗановага (җитәкчесе – Рәмзия Галиуллина) 50 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ