Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөкүмәт 8 дән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә 27 млрд сумнан артык өстәмә акча бирә

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләргә Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 27,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Шулай итеп балалы гаиләләр өчен пособиеләргә быел барлыгы 505 миллиард сум җибәр...

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләргә Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 27,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Шулай итеп балалы гаиләләр өчен пособиеләргә быел барлыгы 505 миллиард сум җибәрелә, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
«Алар (гаиләләр – Т-и иск.) матди кыенлыкларны хәл итүдә дәүләттән адреслы максималь ярдәм алырга тиеш. Зинһар, моны барлык төбәкләрдә дә катгый үтәвегезне үтенәм», – дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.
Премьер-министр яңа туган балалардан алып 17 яшькә кадәрге балаларга 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие бирү планлаштырылуын искәртте.
Мишустин билгеләп үткәнчә, аны рәсмиләштерү һәм алу барлык гражданнар өчен дә җиңел һәм уңайлы булырга тиеш, һәм ул вице-премьер Татьяна Голиковадан һәм хезмәт министры Антон Котяковтан бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотуларын сорады.
Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр 2022 елның апреленнән түләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә аз керемле гаиләләрдә 5 миллионга якын бала тәрбияләнә.
tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ