Логотип Магариф уку
Цитата:

Кино проектлары питчингына гаризалар кабул ителә

«Время кино» питчингына гаризалар кабул ителә башлый. Региональ кино проектлары питчингы «Алтын тәлинкә» III регионара кинопремиясе кысаларында үтә, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе.«Проектлар би...


«Время кино» питчингына гаризалар кабул ителә башлый. Региональ кино проектлары питчингы «Алтын тәлинкә» III регионара кинопремиясе кысаларында үтә, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе.




«Проектлар биш категория буенча кабул ителә. Тулы метражлы нәфис фильм, кыска метражлы нәфис фильм, документаль кино, анимация киносы, сериал.
Гаризаны сценарист, режиссер яки проектның продюсеры бирә ала. Аның Россия регионыннан булуы һәм гариза биргән вакытта 35 яшькә кадәр булуы шарт.
Эшләр «Старт», «Эш барышы» һәм «Пилот» (сериаллар өчен) стадияләренә бүленеп карала.
Гаризалар 2022 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.
Питчингның эксперт советына продюсерлар, режиссерлар, редакторлар һәм сценаристлар кергән.
Питчинг Казанда декабрь аенда үтә. Оештыручылар аның төгәл вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр итәчәк.
Питчингның гомуми приз фонды – 850 мең сум. Тулы метражлы нәфис фильм – 350 000 сум; кыска метражлы нәфис фильм – 150 000 сум; документаль кино – 200 000 сум. Старт – 150 000 сум.
Өстәмә приз буларак проектка продюсерлык итү, кинопроектка ярдәм, студияләрдә практика узу, укыту сертификатлары, кинематография тармагына караган төрле хезмәтләргә ташламалар каралган.
Питчингта катнашу өчен сылтама буенча кереп гариза тутырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ