Логотип Магариф уку
Цитата:

К.Насыйри конференциясе 23 нче тапкыр узачак

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы Гөлүсә Закирова һәм “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Расиха Фаизова Яшел Үзән районында булып кайттылар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Вәлиевна Афанасьева һәм милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист Роза Әбраровна Сәлахова белән берлектә Светлана Вадимовна Будько җитәкләгән 10 нчы гимназиядән булып, алга таба үзара хезмәттәшлек, уртак проектлар турында сөйләштеләр.

–Мәктәптә милли мәгариф буенча зур эш алып барыла. Мисал өчен, узган уку елында татар теленнән 21 бала имтихан тапшырган  булса,  быел    9 нчы сыйныфны тәмамлаган 56 баланың  51 е татар теленнән имтихан тапшырды,–ди  Светлана Вадимовна.

Сөйләшү  Каюм Насыйри исемендәге этнографик музейда барды. Музейга Каюм Насыйри исеме дә очраклы гына бирелмәгән. Беренчедән, ул аларның якташлары, икенчедән, мәктәп үзе дә К. Насыйри урамында урнашкан, өченчедән, гимназиядә елның-елында яшьләрнең К.Насыйри исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Киләсе уку елында аны инде  23 нче тапкыр уздырачаклар.

–Безнең фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Саратов, Әстерхан, Пенза, Пермь шәһәрләреннән, Киров өлкәсе, Башкортстан, Кыргызстан, Казахстан һәм башка бик күп җирләрдән кунаклар кабул итәбез. Алар белән хезмәттәшлек еллар дәвамында бара,– ди гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Лотфулла кызы Нәҗметдинова.  

2025 елның 2 (14) февралендә мәгърифәтче, галим-энциклопедист Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулачак. Гимназиядә Каюм Насыйрига багышланган фәнни-гамәли конференция тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Аны уздыру датасын 15 февральгә тәгаенләгәннәр.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ