Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел көзге каникулга иртәрәк

Каникулларның вакыты үзгәрү БРИКС саммиты узу белән бәйле.

Быел Казан мәктәпләрендә укучылар 21–28 октябрьдә ял итәчәк. Каникулларның вакыты үзгәрү БРИКС саммиты узу белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. БРИКС саммиты Казанда 22–24 октябрьдә узачак. 

Татарстанның башка районнарындагы мәктәпләрдә көзге каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак. Кышкы каникулны исә министрлык 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, язгысын 22–31 мартта уздырырга киңәш итә. Җәйге каникул 27 майда башлана.

«Россиядә белем бирү» турындагы закон буенча, уку елын ясау һәм раслау белән мәктәпләр үзләре шөгыльләнә, каникул башлану һәм тәмамлану көнен дә һәр мәктәп мөстәкыйль билгели. Иң мөһиме, аларның озынлыгы җиде календарь көненнән ким булмаска тиеш, ди министрлык вәкилләре.

Фото: 9111.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ