Логотип Магариф уку
Цитата:

Креатив уйлаучылар мәктәбе

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында икенче ел инде әнә шулай гөр килеп, ТР креатив индустрияләр мәктәбе эшләп килә.Кичә исә “Казан. Монда тормыш кайный” дигән уртак концепция буенча 73 (!)...

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында икенче ел инде әнә шулай гөр килеп, ТР креатив индустрияләр мәктәбе эшләп килә.
Кичә исә “Казан. Монда тормыш кайный” дигән уртак концепция буенча 73 (!) проект якланды.
Монда Татарстанда яшәүче халыкларның кухнясы турында мультфильмнар да, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр дә, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре дә, Казан архитектурасы да бар иде.
 
Киләсе уку елында биредә алты юнәлеш буенча (дизаин, анимация, фото-видео җитештерү, VR/AR технологияләр, fashion-дизаин, кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре) белем алачаклар. Бу - моңа кадәр булганына fashion-дизаин һәм кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре дә өстәлә дигән сүз.
- Ике ел уку дәверендә безнең балалар күп нәрсәгә өйрәнә. Беренче елны алар креатив индустрияләрнең үзенчәлеге һәм тәкъдим ителгән алты юнәлешнең барысы белән дә танышып чыксалар, икенче елны алтының берсен сайлап, шуны ел дәвамында үзләштерәләр. Кыска гына итеп әйткәндә танышабыз, сайлыйбыз һәм ныклап эшкә тотынабыз,- дип аңлата әлеге мәктәпнең үзенчәлекләрен аның җитәкчесе Диләрә Хәмзовна Камалова.
Кызыкмы? Әлбәттә кызык! Әгәр дә сиңа 12 яшьтән 17 яшькә кадәр икән, бәхетне бүген үк сынап карарга була.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ