Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара балалары Мәскәүдән җиңү белән кайтты

Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тренер (тәрбияче) составында, Мәскәүдә узган «Россиянең инженер кад...

Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тренер (тәрбияче) составында, Мәскәүдә узган «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия ярышлары финалында катнашты. Чара ВДНХ Робостанциясендә узды. «ИКаРёнок-2022» ярышларына илебезнең төрле төбәкләреннән 35 команда килде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Ярышларның беренче этабында кукмаралылар үзләренең белемнәрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Яшь инженерлар легомашиналар узышларында көч сынашты, ә ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм тренер составында команда Голдберг машинасын төзеде. Ярышларның беренче этабы тәмамланганнан соң, балалар һәм педагог-тренерлар өчен лего-конструктор һәм белем бирү робот техникасы кулланып, мастер-класслар күрсәтелде.
Ярышларның икенче этабында тәрбияләнүчеләр үзләренең «Киләчәк Экоэкспресс поезды» иҗади проектын якладылар, судьяларның сорауларына җавап бирделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы «Белемгә омтылыш» номинациясендә Кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ