Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада яңа мәктәп бинасы төзеләчәк

Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен яңа бинасын төзүгә 546,7 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә дәүләт сатып алулары сайтында.

Тендер документациясеннән күренгәнчә, яңа бина ике катлы һәм Н хәрефе формасында булачак, шул ук вакытта корпусларның берсе икенчесеннән озынрак була дип көтелә. Бинаның гомуми мәйданы 5319,9 кв.метр тәшкил итәчәк. Бина хәзерге уку йорты янында урнашачак. Ул 375 укучы, 16 хезмәткәрне урнаштыру өчен исәпләнгән.

Яңа бинада 22–25 кешелек уку кабинетлары, логопед, туган һәм чит телләрне өйрәнү өчен кабинетлар, шулай ук озайтылган көн өчен уен бүлмәсе, кече сыйныфлар өчен китапханә, спорт залы, 188 урынга ашханә һәм 228 урынга актлар залы каралачак. Шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре вәкилләре өчен лифт каралачак.

Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе әлеге проектның заказчысы булып тора, ә "Татинвестгражданпроект" ДУП проектлаучы булып тора. Төзелеш өчен кирәкле акчалар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Гаризалар 8 февральгә кадәр кабул ителә, ә 12 февральдә подрядчы билгеләнәчәк. Подрядчикка кичекмәстән эшкә керешергә һәм аларны 2025 елның 15 гыйнварына тәмамларга кирәк булачак.

Без, күптән түгел Кукмара педагоглары белән очрашып, әңгәмә оештырган идек. Материалны безнең сайттан укый аласыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ