«Кырык дүртнең май аенда» фильмы тәкъдим ителде
Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган фильмны тамашачылар бик яратып кабул итте.
7 май көнне Казанның «Родина» кинотеатрында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән кинофильм тәкъдим ителде. Тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов. Фильмда танылган артистлар Равил Шәрәфи, Зөлфирә Зарипова, Дания Нуруллина һәм башкалар катнаша. Хәмдия ролен Резедә Сәләхова башкара. Фильмга төшкәндә, аңа хәтта май аенда ук бил тиңентен су аша чыгарга да туры килгән. Иң яшь актер – 9 айлык Хәсән Биктаһиров. Режиссер әйтүенчә, ул – Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинованың улы. Гөлчәчәк үзе Кәшифә ролен башкара.
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган. Кинокартинаның сюжетын Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым Фәттахова да хуплаган. Фильм авыр сугыш елларында хатын-кызлар җилкәсенә төшкән йөкнең бөтен авырлыгын, аларның көчен, чыдамлыгын, фидакярлеген күрсәтә.
Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган фильмны тамашачылар бик яратып кабул итте.
– Режиссер инде онытылып барган әсәрләребезне яңартып, халыкка тәкъдим итә. Киноны карагач, аларны табып алып яңадан укыйсы, классик язучыларыбызның иҗаты белән тирәнтенрәк танышасы килә башлый. Бу шулай ук яшь буынны әдәбиятка тарту буенча да әһәмиятле, – дигән фикерләрен җиткерде киноны караучылар.
Фото: Ләйсән Фәйзуллина
Комментарийлар