Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорскида ватанпәрвәрлекне музыкаль фольклор аша тәрбиялиләр

Соңгы вакытта ватанпәрвәрлек хакында шактый күп сөйләнелә. Патриот шәхесләр тәрбияләү максатында төрле эш алымнары эшкә җигелә, төрле тәрбияви чаралар үткәрелә.

Лениногорск төбәгендә дә бу юнәлештә шактый нәтиҗәле эшлиләр. Әйтик, Лениногорскидагы 28 нче балалар бакчасында булып узган «Музыкаль фольклор – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү чыганагы» дигән чара – шундый эзләнүләрнең берсе. Аны райондагы балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләренең методик берләшмәсе оештырды.

Анда катнашкан тәрбиячеләр сабыйларга музыка аша патриотик тәрбия бирү юнәлешендә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Әлеге очрашуда Лениногорскидагы 18 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ю.Коршина «Балалар өчен колядкалар» темасына мастер-класс, ә 2 нче балалар бакчасыннан Л.Захарова белән 30 нчы балалар бакчасыннан Е.Винникова халык уеннары, йолалары темасына багышланган мастер-класс үткәрделәр. 21 нче бакчадан Г.Брагина «Сөлге җыю» йоласы турында видеоязма әзерләп килгән. 7 нче балалар бакчасыннан Е.Романова «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус композиторлары әсәрләрендәге фольклор музыка мирасы белән таныштыру»ы хакында сөйләде. 28 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Г.Хәсәншина «Музыка аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Россия халкының милли-мәдәни традицияләренә җәлеп итү» тәҗрибәсе белән уртаклашты.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ