Логотип Магариф уку
Цитата:

Лоренцо Куинн: “Сәясәт көчсез булганда, сәнгать бу вазифаны үз кулына ала»

ES Gallery Studios 1 октябрьгә кадәр Лоренцо Куинның күргәзмәсен тәкъдим итә.

Urban бизнес-үзәгенең 1 нче катында урнашкан ES Gallery Studios  (Островский ур, 98) 1 октябрьгә кадәр Лоренцо Куинның күргәзмәсен тәкъдим итә.

Күргәзмә ачылышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РТ мәдәният министры Ирада Әюпова һәм  автор  үзе катнашты.  

Дөньякүләм танылган  сынчы Лоренцо Куинн сыннарын Казанга ук алып килгән дип уйласагыз ялгышасыз. Шуңа да карамастан әлеге останың иҗатын тулысынча диярлек күзаллау мөмкинлеге бар. Күргәзмәдә сынчының иң танылган күләмле эшләренең аклы-каралы фотолары һәм шуларның Казан коллекционерларында сакланучы өч зур булмаган күчерелмәсен күрергә мөмкин.  Әлеге эшләрнең һәркайсында кеше куллары үзәккә алына. Ни өчен кул соң? Чөнки кул бөтенесен эшләргә сәләтле: ул төзи дә, күз ачып йомганчы җимереп ташларга да мөмкин.
Иҗатының символына әверелгән куллар аша ул  рухи кыйммәтләрне алга чыгара һәм  бөтен кешелекне тынычлыкка омтылырга,бер-береңә терәк булырга, бердәм булырга өнди,  әйләнә-тирәгә сак карарга чакыра. 

Лоренцо Куинн 1966 елда Рим шәһәрендә актер Энтони Куинн һәм  кием дизайнеры Иоланда Аддолори гаиләсендә дөньяга килә.  Рәссам булырга ниятләгән үсмер Нью-Йоркта Гүзәл сәнгатьләр  академиясенә укырга керә. Үзен җыр, нәкыш, кино сәнгатендә сынап караса да, тора-бара Микеланджело Буонарроти, Джованни Лоренцо Бернини,  Франсуа Огюст Рене Роден кебек мәшһүр сынчылар иҗаты белән рухланып, ул сынчылыкка өстенлек бирә.  

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ