Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкы мәдәниятенә багышланган әсәрләргә грантлар игълан ителде

Татарстанның Мәдәният министрлыгы татар халкының мәдәниятенә багышланган грант игълан итә. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, грантның гомуми суммасы 9 800 мең сум. Гаризалар 2022 елның 20&nb...


Татарстанның Мәдәният министрлыгы татар халкының мәдәниятенә багышланган грант игълан итә. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, грантның гомуми суммасы 9 800 мең сум. Гаризалар 2022 елның 20  декабренә кадәр кабул ителә.




Грантлар татар телендә кече формалы әдәби әсәр, татар телендә зур формалы әдәби әсәр, балалар өчен әдәби әсәрләр, татар телендә драма әсәрләре, татар телендә тулы метражлы нәфис фильм киносценариесы, татар телендә кыска метражлы нәфис фильм киносценариесы, сәнгати тикшеренүләр, скульптура, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, татар телендә музыкаль театр жанры, хореография, музыкаль жанрда әсәрләр иҗат итүчеләргә биреләчәк.  
Иң зур грант – 500 мең сум. Ул проза яки поэзия жанрында зур әдәби әсәр иҗат итүчеләр өчен. Шундый өч грант каралган.
Әсәрләр 2023 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ