Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле»н бушлай укыгыз

Укытучылар өчен файдалы журналны туләүсез укый аласыз.

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының бу саны Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә татар теле укытучысы Зөлфия Гәрәева турындагы язма белән ачыла. Ул бүген башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларга шахмат фигуралары ярдәмендә санарга, язарга, хәреф танырга өйрәтә. Әлегә мондый тәҗрибә Татарстанның башка мәктәпләрендә күренми. Шахмат элементлары белән укыту балаларның белем үсешендә нинди нәтиҗәләр бирә? Стандарт булмаган укыту алымын ата-аналар, хезмәттәшләре ничек кабул итә? Язманы укыгач, шушы сорауларга ачыклык кертә алырсыз.

 
Шул ук вакытта журналда дәрес эшкәртмәләренә һәм дәрестән тыш чараларның сценарийларына дә шактый зур урын бирелде. Бу санда сез “Авыл укытучысы – 2023” бәйгесе җиңүчеләрнең эшләре белән таныша алырсыз. Биредә һәркем үзенә кирәкле, файдалы мәгълуматны табар дип ышанабыз.


Шулай ук Фәрзия Сафиуллина һәм Халидә Гафурованың “Әдәби уку дәресләрендә кейс-метод куллану”, Рүзәл Юсуповның “Буш бәхәсләр вакыты узды” дигән язмалары да телебез язмышына битараф булмаганннар өчен кызыклы булыр.

 
Укытучылар өчен файдалы журналны туләүсез укый аласыз. Җыентыкны үзегезгә саклау да мөмкин. Журналда дәрестә куллану өчен методик материаллар, укытучылар тәҗрибәсе тупланган. 


«Мәгариф. Татар теле» журналының яңа санын укыгыз!
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ