Мәхәббәт хакында ... тетрәндергеч фильм
Мәхәббәт төрле була, анысы. Егет белән кыз мәхәббәте, туганнар, дуслар ароасындагы мәхәббәт, табигатькә, туган илгә булган мәхәббәт... Ә бу юлы сүзебез Зөфәр Хәйруллин режиссёрлыгында иҗат ителгән 82...
Мәхәббәт төрле була, анысы. Егет белән кыз мәхәббәте, туганнар, дуслар ароасындагы мәхәббәт, табигатькә, туган илгә булган мәхәббәт... Ә бу юлы сүзебез Зөфәр Хәйруллин режиссёрлыгында иҗат ителгән 82 минутлык «В любви» дигән документаль фильм хакында. «Татнефть» җәмгыяте гранты хисабына җиде ай дәвамында төшерелгән әлеге фильм һәркемнең җанын айкардай, уйландырырлык, гыйбрәт алырдай булып чыккан. Казандагы 1 нче интернат мәктәптәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучы балалар гыйбрәтле тормышын яктыртуга багышланганга күрәдер ул.

Берәүгә дә сер түгел: бу заманда бар яктан сау-сәламәт булганнардан да тормышның авыр булуыннан зарлану сүзләрен адым саен ишетеп торабыз. Ә бу фильм геройлары, табигать тарафыннан ничек кенә кыерсытылган булмасыннар, тормыштан ямь һәм тәм табып, сөенеп һәм сөелеп яши беләләр. Алар шушы мәктәпнең физкультура укытучысы Андрей Юрьевич Бычков җитәкчелегендә аерым команда төзеп, үзләре өчен спортның яңа бер төре – флорбол, ягъни залда хоккей уйнарга өйрәнә. Ел ярым дигәндә флорбол уены серләрен үзләштереп кенә калмыйлар, хәтта гарип балалар өчен оештырылган Бөтенроссия махсус олимпиадада 3 нче урынны алуга да ирешәләр. Бу җиңү аларга 2023 елда Казанда үтәчәк Халыкара махсус олимпиадада катнашырга путёвка бирә.

Бу интернат мәктәп укучылары әлеге олимпиада прграммасына кертелгән җиде спорт төренең алтысында Россия командасы составында чыгыш ясарга җыена. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле була торып та, спортка карата мәхәббәтләре көчле, үз алларыңа куйган максатлары булганга әнә шундый җиңүләргә ирешә алганнар инде алар. Ә күпме ихтыяр көче, үҗәтлек, тырышлык бәрабәренә ирешелгән җиңү куанычы бу! Әлеге документаль фильмны иҗат иткән сценаий авторы һәм режиссёры Зөфәр Хәйруллин белән кинооператор Илдус Салаватуллин тетрәндергеч видеокадрлар аша моны тамашачыга җиткерә алу юлларын таба алган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе барышында әлеге фильмнан күрсәтелгән кыска өзекне генә карагач та, күңелне шундый тирән кичерешләр биләп алды. Ә инде иртәгә, 11 февральдә, Казанның «Мир» кинотеатрында әлеге фильм тулысынча тамашачы хөкеменә тәкъдим ителәчәк. Вакыт табып, карарга килә алсагыз, һич кенә дә үкенмәссез.

Комментарийлар