Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп урманчылыклары экология сагында

Башта бераз белешмә: Россиядә беренче мәктәп урманчылыгы 1952 елда барлыкка килә. 1967 елда РСФСРда мәктәп урманчылыгы турында беренче нигезләмә эшләнә һәм раслана.

1978 елда мәктәп урманчылыклары дәүләт статусына ирешә: аларның эшчәнлеге Урман кодексында теркәлә. 1979 елда мәктәп урманчылыклары турында яңа нигезләмә чыга. 80 нче елларда илдә 6000 мәктәп урманчылыгы эшли башлый. Әлеге хәрәкәт Татарстанда да үсеш ала. 1967 елда Нургали Миңнеханов та мәктәп урманчылыгы җитәкчесе була, ул “Нургали оныклары” дигән мәктәп урманчылыгын оештыра.

2010 елда республикада Мәктәп урманчылыкларының I республика слеты була. Ул Татарстанның утыз мәктәп урманчылыгы командалары катнашында Саба урманчылыгында уза. Хәзерге вакытта Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2027 елга кадәр мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы гамәлдә.

Бүгенге көндә республикабызның 161 мәктәбендә “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәләре эшли. Алар 2100 укучыны берләштерә.   

Татарстанның мәктәп урманчылыклары экологик һәм урман хуҗалыгы буенча белем бирү формаларының берсе булып тора, мәктәп укучыларында урман торышы һәм урманчылар эшчәнлеге турында күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итә, урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтә. 

Мәктәп урманчылыклары эше «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә. 

Бу уку елында укучылар «Урманны саклыйк», «Чиста яр», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга өй бүләк итик!», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Табигатьне саклагыз, ул гүзәл!», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар бирешегез!», «Экояз» табигать саклау акцияләрендә катнаша, Урман хезмәткәрләре көне, Тыюлыклар һәм милли парклар көне, Халыкара урманнар көне, Кошлар көне һ.б. чараларны үткәрәчәк. 


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ