Мәктәпләргә спорт инфраструктурасына дүрт миллиард сумнан артык акча бүленәчәк
«2021-2023 елларда Россия мәктәпләре спорт инфраструктурасын үстерүгә дүрт миллиард сумнан артык акча алачак», - дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы и...
«2021-2023 елларда Россия мәктәпләре спорт инфраструктурасын үстерүгә дүрт миллиард сумнан артык акча алачак», - дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, 2014 елдан регионнар «Мәгариф» милли проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәп спорт залларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм җиһазлау өчен акча алалар.
Бу вакыт эчендә программа буенча 11 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, шуның хисабына 11600 мәктәптә спорт объектларын ремонтлау башкарылган.
Министр сүзләренә караганда, 2024 елда Россиянең барлык мәктәпләрендә дә спорт клублары төзү планлаштыра. Бүгенге көндә 18 мең спорт клубы эшли.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото: pixabay
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нишләргә?
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Сенатор «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шу...

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Сенатор «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Пенсияне исәпләүдә хата киткән очракта ул, беренче чиратта, сумманың ни өчен бу рәвешле исәпләнүен белү өчен Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Бүлек хезмәткәрләре моны аңлатып бирергә тиеш. Әгәр гражданинны алынган җавап канәгатьләндермәсә, Пенсия фондына яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шул ук вакытта, Бибикова сүзләренчә, хезмәт стажында бала яки өлкән яшьтәге кешене карау яисә хезмәт кенәгәсендә тиешле язма калдырмаган компаниядә эшләү белән бәйле буш урын барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта Пенсия фонды гражданинның үтенече белән әлеге буш урынны тутыру өчен тиешле документлар соратып алачак.
Бибикова пенсия исәпләгәндә 2002 елга кадәрге хезмәт хакының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Чөнки 2000-2001 еллардагы, яки 2002 елга кадәрге теләсә кайсы бишьеллыктагы (аны пенсионер үзе сайлый) хезмәт хакы исәпкә алына, дип ачыклык кертте парламентарий. Пенсия фонды исә кеше өчен иң файдалы вариантны сайлый.
Документларда хата җибәрү пенсияне дөрес исәпләмәүнең сәбәбе була алуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Пенсия фондында хезмәт кенәгәсендә вазифа дөрес күрсәтелмәү яки мөһер куелмауга бәйле очракларны мисал итеп китерделәр. «Бу пенсиянең күләменә дә, аны билгеләүгә дә (әйтик, лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хакында сүз барса) йогынты ясарга мөмкин», - дип кисәттеләр Россия Пенсия фондында.

Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар