Логотип Магариф уку
Цитата:

Малайзиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре бара

Бу көннәрдә Малайзиянең башкаласы Куала-Лумпурда Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре рәсми рәвештә башланып китте.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Россиянең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Наил Латыйпов, Перспектив ислам тикшеренүләре халыкара институты рәисе Доктор Масли Бин Малик, Селангорның хатын-кызларны үстерү һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча башкарма киңәшчесе Ян Берхормат Пуан Анфаал Бин Саари катнаштылар.

Мәдәният көннәре кысаларында Куала-Лумпурда һәм Джохорда «Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман киносы фестиваленең кинокүрсәтүләре уза. 
Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре  кысаларында Малайзия халкы Татарстанның һәм Россиянең бай мәдәни мирасы белән таныша. Малайзиядә яшәүче татарлар да әлеге чараны көтеп алган.

Фото: https://mincult.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ