Марат Әхмәтов: «Президентыбыз гел татарча сөйләшсә, ярты республика татарчага күчә»
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теле кулланылышы даирәсен арттыру турында фикерләре белән уртаклашты.«М...
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теле кулланылышы даирәсен арттыру турында фикерләре белән уртаклашты.
«Мин гомер буе җитештерү тармагында хезмәт иткән җитәкче, тел язмышы турындагы мәсьәлә төшемә дә керми иде. Комиссияне җитәкли башлагач, күп эзләндем, йөзләгән очрашулар үткәрдем. Мин аны уены-чыны белән дә әйткәнем бар: Татарстан Президенты гел татарча гына сөйләшә башласа, ким дигәндә, ярты республика татарча сөйләшер иде. Шуңа күрә без дәүләт җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр өчен татар телен өйрәнү курсларын оештырдык», — диде Марат Әхмәтов 12 нче гимназиядә очрашуда.
Аның фикеренчә, рухи ихтыяҗны тудыру чаралары битараф кешене уятып җибәрергә, тел сагында эшләүчеләрнең күңелен үстерү өчен кирәк. «Татар теленә каршы булучылар белән эшләүнең кирәге дә юктыр. Әгәр шул фикер ияләрен үзебезнең якка бора алсак, нәтиҗәсе булачак», — диде ул.
«Шәһәр җитәкчелеге, мәгариф идарәсенә дә мөрәҗәгатем бар. Балалар бакчасы, мәктәп-гимназиянең җитәкчесе татар җанлы булса, теләгән нәтиҗәгә күбрәк ирешеп була. Барысы да җитәкчесенең татар җанлы булуыннан тора. Берничә бакчада, мәктәптә булырга туры килде, сөенеп куйдым. Читтән карап торганда тел бетә дип сөйләшүче күп, эчке тормышка да игътибар итү яхшы», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Марат Әхмәтов республикада рухи ихтыяҗның соңгы 15 елда кими баруын да әйтте. «Казанга татар теле кирәкми дип әйтә алмыйм. Бу мәсьәләдә комиссиянең нәтиҗәле эше бар, алга таба да проектлар белән сөендерерсез дип уйлыйм», — диде ул.
«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән бу активлык тукталып калмасын, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк чаралар булырга тиеш. Моны уртак бурычыбыз дип саныйм. Казан шәһәре мэриясе тел язмышына стратегик яктан зур йогынты ясый. Без тәкъдим иткән һәр проектны Рөстәм Нургалиевич хуплады», — дип йомгак ясады ул проектларга.

Комментарийлар