Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә татар милли баш киемнәре турында сөйләячәкләр

Кунаклар такта-калфак, такыя-калфак кебек баш киемнәре турында беләчәк.

1 мартта Мәскәүдә коллекционер Гөлшат Нугайбәкова татар милли баш киемнәре турында сөйләячәк. Бу хакта "Татар-информ" Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән хәбәр итә.

Очрашуда Гөлшат Нугайбәкова үзенең антиквар экспонатларын тәкъдим итәчәк, татар милли баш киемнәре төрләре, аларны бизәү серләре һәм алымнары турында сөйләячәк.

Кунаклар такта-калфак, такыя-калфак, мөгез-калфак, өрпәк, камчат-бүрек, кәттәҗи, сараус һәм тастар кебек баш киемнәре турында беләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ