"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары кунакка чакыра
Хөрмәтле педагоглар!Казанда 29 апрельдә көндезге сәгать икедә (14.00) сәгатьтә “Ногай” кунакханәсенең (Профсоюзная ур., 16 Б) “Тукай” конференц-залында әле яңа гына табадан төшкән “2016/2017 уку елына...
Хөрмәтле педагоглар!
Казанда 29 апрельдә көндезге сәгать икедә (14.00) сәгатьтә “Ногай” кунакханәсенең (Профсоюзная ур., 16 Б) “Тукай” конференц-залында әле яңа гына табадан төшкән “2016/2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре”н тәкъдим итү чарасы оештырыла. Кичәдә шулай ук педагоглар өчен «Мәгариф» журналы сайты нигезендә эшләнгән яңа социаль челтәр презентациясе дә күрсәтеләчәк.
Керү ирекле. Чара бер сәгатьтән артыграк дәвам итәр дип көтелә.
Рәхим итегез!
“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе.
Комментарийлар