Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп бәйрәмнәре» җыентыгы әзер

Почтабызга бәйге шартлары буенча төзелгән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар, уен-викториналар – барлыгы ике йөздән артык эш килде.

 

Почтабызга бәйге шартлары буенча төзелгән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар, уен-викториналар – барлыгы ике йөздән артык эш килде. Конкурс эшләрен бәяләү өчен билгеләнгән комиссия тарафыннан һәр җибәрелгән эш җентекләп укылды, өйрәнелде, антиплагиат программасы аша махсус тикшерелде. Бәйгегә килгән сценарийларның эчтәлегенә, формасына, оригинальлегенә карап, жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларын «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән җыентыкка бастыру өчен сайлап алды. Җыентыкка керми калган эшләр дә уңышлы булып, сценарий форматына туры килмәү сәбәпле, аларны «Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле» журналларында бастыру мөмкинлеге каралачак.

 


«Мәктәп бәйрәмнәре» җыентыгын биредә карый аласыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ