Логотип Магариф уку
Цитата:

Этне Менделеевскида яшәүче коткарган

Кешеләрнең игелекле гамәлләре һәрвакыт күңелдә җылы хис тудыра. Бу атнада Менделеевскида яшәүче, хайваннарны яклаучы Эльвира Кутуева ипподромда чокырга төшкән этне коткарган.

Хайваннарны яклаучы Эльвира бүгенге көндә  «Ангел бережет» фондының гамәлгә куючысы булып тора. Ул хуҗасыз этләрне аулау белән шөгыльләнә. Этне коткарырга  Менделеевскида яшәүчеләрнең шалтыратуы буенча килә. «Менделеевск яңалыклары» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, эт инде берничә көн чокырда яткан, хәле начарайган булган. Башта аны волонтерлар ашаткан, этнең хәле начарлана баруын күргәч, коткаручыга шалтыратканнар. Хәзерге вакытта этнең язмышы хәл ителә. Эткә кирәкле ярдәм күрсәткәннәр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

2

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ