Милли китапханәдә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак
Декабрь аенда Татарстанның Милли китапханәсендә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак. Дәресләр 18 декабрьдә 16:00 сәгатьтә башлана. Анда тема буенча лексика турында фикер алышачаклар...
Декабрь аенда Татарстанның Милли китапханәсендә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак. Дәресләр 18 декабрьдә 16:00 сәгатьтә башлана. Анда тема буенча лексика турында фикер алышачаклар һәм кейсларны анализлаячаклар. Катнашучыларны әлеге телдә сөйләшүче белән сөйләм практикасы да көтә.
Бәйрәмнәр һәм бүләкләр темасына багышланган мастер-класс 25 декабрьдә узачак. Укучылар яңа сүзтезмәләр өйрәнәчәк, дискуссияләрдә һәм интерактивларда катнашачак, шулай ук Яңа ел бәйрәменә багышланган фаразлар белән танышачак. Мастер-класс 16:00 сәгатьтә башлана.
Очрашулар Пушкин ур., 86 адресы буенча узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар