Милли китапханә Китапханә фестиваленә чакыра
Милли китапханәнең төп проекты булган «Текст» фестивале үзенең беренче адымнарын ясаганда ук, аны үзе заманча, үзе креатив дип бәяләделәр. Бүген «Текст» фестиваленең чираттагысы старт алды. Ул Казанда дүртенче тапкыр уза. Фестиваль 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең беренче көне Татарстанның иң зур китапханәләре вәкилләрен җыйды. Бергәләп Гаилә елына нәтиҗә ясап, киләсе – Ватанны саклаучы елына эш планнарын карадылар.
Фестивальнең программасы бик бай. Биредә балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә күңелләренә хуш килердәй чараларда катнаша алачак. Чара кысаларында иҗат лабораторияләре, язучылар белән очрашулар; илебезнең әйдәп баручы нәшриятларының китап ярминкәсе; лекторияләр, яңа китаплар тәкъдим итү; гаилә белән бергәләп китап уку; винилны сэмплерлау буенча воркшоп һ.б. планлаштырыла.
Өч көн дәвамында 11.00 – 20.00 сәгатькә кадәр беренче һәм икенче катның фойесында эшләячәк китап ярминкәсе берәүне дә битараф калдырмаячак. «Текст» барган көннәрдә китапларны нәшриятлар билгеләгән бәядән сатып алып булачак.
Тәҗрибә уртаклашу, инновацион алымнар хакында сөйләшү өчен республика китапханә системасының әйдәп баручы белгечләре генә түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырулы.
Фестиваль барышында Татарстан Республикасының иң күп китап укучы гаиләсе дә билгеле булачак.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле беренче татар этно-мюзиклын яңадан торгызачак
2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Бу спектакль – 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак.

«Без аны үзгә формада тәкъдим итәргә, яшьләр теле белән күрсәтергә телибез. «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» ул – кешелек кыйммәтләре, үзеңне эзләү һәм гаиләнең һәркем тормышында әһәмияте турындагы тарих. Заманча куелыш аша тамашачыга дөньяви ыгы-зыгыда үз-үзеңне югалтмауның мөһимлеген җиткерергә телибез. Бу бары тик үз халкыңның мәдәнияте, традицияләре белән тыгыз бәйләнештә генә мөмкин», — дип саный ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Сюжет буенча, төп герой Рамай, карьера амбицияләре белән мавыгып, үткән һәм хәзерге заман белән элемтәсен югалта, шул сәбәпле үз гаиләсен җимерә. Ләкин язмыш аңа барысын да кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Өметсезлеккә бирелгән чагында Рамайның каршында үз эченә ата-баба зирәклеген алган сакраль энҗеләргә юл ачыла.
Җиде энҗе риваяте белән илһамланып, Рамай үз-үзенә сәяхәткә чыга. Юлының һәр этабы сынаулар белән үрелеп бара. Борынгы заманның зирәк остазлары һәм образлары аңа чын хәзинәләрнең йөрәктә яшерелгәнлеген аңлатып, югалткан бәхетен табарга ярдәм итә.
Рамайның формалашуы сюжет аша гына түгел, бию аша да күзәтеләчәк. Спектакль барышында заманча хореография милли башлангычына «әйләнеп кайтканчы» алышынып барачак.
Мюзикл өстендә яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Башкала тамашачысына алар БРИКС саммитына тәкъдим ителгән Казан циркының «Азия кайтавазы» тамашасы буенча таныш.
Концертның икенче бүлеге спектакльнең төп фикеренең дәвамы булачак. Тамашачылар иң якты милли хореографик номерларны күрәчәк һәм ансамбльнең алтын фондыннан моңлы озын җырларны ишетәчәк.
Профессиональ артистлар чыгышына ансамбль каршында эшләүче балалар вокаль-хореография студиясе дә кушылачак.
Премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республика шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтер дип планлаштырыла.
Мәгълүмат һәм фото Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар