Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли костюм – милләт бизәге

Татарстанда быел тугыз меңнән артык зур мәдәни чаралар оештырылган. Аларның күбесе милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә кагылышлы булды.

Бүген  Казан циркында Татарстан Мәдәният министрлыгы узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга ел дәвамында узган проектларның иң масштаблыларын тагы бер кат искә төшереп узды. “Элек төрле районнарның отчет концертлары уза торган иде. Быел без бу традицияләрне яңартып җибәрдек. Мәдәният һәм гореф-гадәтләр елында без әлеге традицияне яңадан Казан шәһәре мәйданчыкларында яңартып җибәрдек. Казанның төрле мәдәният биналарында төрле районнар үзләренең җирле гореф-гадәтләрен, туризм үзенчәлекләрен күрсәтте. Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да зур хуплау тапты. Һәм киләчәктә дә оештыруны дәвам итәргә кирәклеген җиткерде,” – диде Мәдәният министры.


 Шулай ук Ирада Әюпова милли костюмнар мәсьәләсенә дә тукталды. “ Экспертлар белән бергәләшеп фикер йөрткәндә бик күп коллективларның костюмнары милли җирлектәге традицион кием белән бөтенләй туры килмәве дә күзгә ташлана, - ди министр. - Бу шулай ук зур тема булып кала. Костюм шулай ук – тел, милләт бизәге. Башка халыкларныкы белән бутау яки аларныкын алу үз йөзебезне югалтуга китерергә мөмкин”. 


Исегезгә төшерәбез, Бүген Казан циркында Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат очрашуы узды. Очрашуга кадәр журналистлар цирк артистларының репетицияләрен тамаша кылды. Соңыннан циркның директоры Эльмира Булатова бина буйлап экскурсия оештырды. 
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ