Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин–укытучы» бәйгесе игълан ителде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мин–укытучы» бәйгесен игълан итә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Мин–укытучы» бәйгесен игълан итә. 

Конкурсның максаты – укытучының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү, балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү, балаларга укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле, шул ук вакытта катлаулы һәм мөһим икәнлеген күрсәтү, укытучылар арасында үз һөнәренең фанаты булган, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шәхесләрне барлау, аларны халыкка таныту, ди оештыручылар. Конкурста Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче, укытучы булып эшләүчеләр, яки эшләгәннәр катнаша ала. 

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы язмалар «Татарлар» газетасы битләрендә бастырылачак.

Конкурс турында тулырак Бөтендөнья конгрессының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ