Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләсе безнең аерым контрольдә булырга тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә төбәктә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләде. Бу хакта республи...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә төбәктә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.




«Украинада махсус хәрби операция шартларында безнең батыр хәрбиләр дөньяны, азатлыкны һәм илебезнең киләчәген яклый. Ватанны саклаучыларга ярдәм итү буенча даими рәвештә эш оештырылган. «Ярдәм янәшә!» фонды кысаларында теләге булган һәр кеше хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә ала», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Моннан тыш, Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән гражданнарының балигъ булмаган балаларына бер тапкыр 20 мең сум түләү турында Татарстан Министрлар Кабинеты карарына имзал куелды», - дип искәртте ул.
ТР Президенты шулай ук ДОСААФ аша кирәкле җиһазлар сатып алу һәм махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәүче бүлекчәләргә китерү эше оештырылуын билгеләп үтте.
«ДОСААФ базасында без күп тапкырлар якташларыбыз өчен кирәкле бик күп файдалы эшләр башкардык инде», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ