Минзәләлеләр театрлар Сабан туенда нинди мөгез чыгармакчы?
18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе узачак. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.Бәйрәм театраль дип аталса д...
18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе узачак. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Биредә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.
Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары да уздырылачак. Программада 13 төрдә ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол кертелгән, ә эстафета төшереп калдырылган. Бәйрәм Ык буенда булачак, шуңа күрә суда йөзү һәм башка шундый уеннар кертергә дә уйлап торабыз, дип сөйләде минзәләлеләр.
Ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә. Әмма уеннарда катнашучылар кимендә бер ел театрда эшләгән булырга тиеш. Бу тыю театрда сезон башында килгән яшь артистларны уеннарга катнашудан мәхрүм итә.
"Көрәшчеләр өч авырлыкта көрәшәчәк. Абсолют батырга да көрәш булачак. Батырга тәкә биреләчәк", – диде оештыру комитеты җитәкчесе, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Актёрлар Сабан туенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.
Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә республиканың Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры оештыра, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар