Мөһаҗирләр - бу сүз матур яңгыраса да, эчтәлеге аның ямансу
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләде. Иң зур кызыксыну уятканы “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган “Татар мөһаҗирлеге музее Һәм Татар халкының портрет г...
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләде. Иң зур кызыксыну уятканы “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган “Татар мөһаҗирлеге музее Һәм Татар халкының портрет галереясы”н оештыру буенча түгәрәк өстәл булды. Бу мәйданчыкка чит илләрдән конгресска кайткан татарлар җыелган иде. Әңгәмәне татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев ачып җибәрде һәм алып барды.
- Казан туристлар килә торган иң популяр шәһәрләрнең берсенә әйләнеп бара. Мин үзем дөньяның кайсы гына почмагында булсам да, һәркайда татарларны эзлим. Илледән артык илдә булдым, шуларның һәрберсендә татарларны таптым. Алар югалып, мескен булып калмаганнар, ә горур, көчле булып яшәп яталар. Димәк, бездә “Татар мөһаҗирлеге музее” булырга тиеш.
Фото «Татар-информ» агентлыгыннан алынды
Разил әфәнде шундый кереш белән сүзне тарих фәннәре кандидаты, татар мөһаҗирләре турында китап авторы Рөстәм Гайнетдиновка бирде. Галим сүзләренчә музей комплексы Татар бистәсендә ачылырга тиеш, чөнки анда бердәнбер Тукай музееннан кала туристларны җәлеп итәрлек берни дә юк. “Татар бистәсе”нең кыяфәте бар, эчтәлеге юк диде ул. Музейга чит илләрдә яшәүче кардәшләребездән китаплар, хатлар, кулъязмалар, фотографияләр көтеп калабыз дип, чыгыш ясаучы, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте. Ә залда бик хөрмәтле кунаклар булып, күбесе үз фикерен әйтергә теләк белдерде. Төркиядә яшәүче тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләт музей комплексы башта ачылсын, аннары экспонатлар туплау турында сүз алып барырга була дисә, Австралиядән килгән Суфия ханым Вәлиева әнисеннән калган калфак, чиккән сөлге-намазлыклар, Австралиядә татарлар турында нәшер ителгән китаплар, гаилә фотолары белән таң калдырды. Алда да, артта да, миндә дә шундый сөлгеләр бар, намазлыгы нинди матур, ничек кызганмый икән ул аларны дигән сүзләр ишетелеп торды. Ә Суфия ханым үзе менә нәрсә диде:
- Бу әйберләрне бик ерак юл узып (самолетта 28 сәгать очтым), халкым өчен дип алып кайттым. Алар безнең гаиләгә алтыннан да кадерле булсалар да...
Мөһаҗирләр - бу сүз бик матур яңгыраса да, эчтәлеге аның ямансу. Йә бәхет эзләп, йә мәҗбүр ителеп туган илдән күчеп китүчеләр, туган туфрактан аерылучылар алар. Ә мондый музей ачыла калса, мөһаҗирләрнең әби-бабалары туган төбәккә аларның гаиләләре турында истәлекләре кире әйләнеп кайта дигән сүз.
Комментарийлар