Музейда Җиңү байрагы тәкъдим ителәчәк
Чара Җиңү бәйрәменә багышлана.
6 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион акция узачак. Чара Җиңү бәйрәменә багышлана.
Музей фондларыннан тантаналы рәвештә Татар АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын чыгаралар. Байракны музей экспозициясенә чыгаруны Почёт каравылы озата барачак.
«Бу – Милли музей өчен мөһим вакыйга, – ди музейның генераль директоры Алиса Вяткина. – Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен алып чыгу кебек. Алар икесе дә уникаль, бары тик Татарстан Республикасы Милли музеенда гына уза. Безнең бурыч – бу реликвияләрне саклау һәм алар турында кешеләргә, аеруча яшьләргә сөйләү. Безгә бу вакыйгаларның мәгънәле булуы мөһим, чөнки Муса Җәлил тарихы һәм Берлинга кадәр барып җиткән байрак белән танышу – ул Ватанга булган мәхәббәтне күрсәтү».
Быел чара кысаларында Камал театры артистлары Фатих Кәримнең Милли музей фондларыннан булган хатларын укыячак. Ул фронттан кызларына хатлар яза. Фронтовик шагыйрь өенә кайтмый кала: ул 1945 елның февралендә һәлак була. Шулай ук чарага фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Владислав Хабаров якташыбыз, Брест ныгытмасын саклаучы майор Петр Гаврилов турында махсус лекция әзерләде.
Чара 12.00 сәгатьтә башлана. «Байрак – Җиңү символы» акциясе кысаларында барлык чараларга керү ирекле. Көн дәвамында музейга керү музей билетлары буенча.
Фото ТР Милли музей фондыннан алынды
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Эльмира Зарипова: «Бергә булырга 365 мөмкинлек»
Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак.

Татарстан Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия проектын тормышка ашырырга әзерләнә. Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак. Вакыйгалар ике көн рәттән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтәр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» конференцияләр залында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Гаилә ял көннәре» дип аталган масштаблы проект кысаларында республикада яшәүче төрле буын гаиләләр өчен төрле, кызыклы, бай мәдәни чаралар тәкъдим ителәчәк.
«Әлеге проект гаиләләрне берләштерү максатыннан оештырыла. 90 процент гаиләләрнең 37 проценты гына гаилә белән бергә ял итү мөмкинлегенә ия. Шуңа бу чараның максаты гаиләләргә бергә ял итәргә, марафонда йөгерергә, ярышларда, уеннарда, мастер-классларда бергәләп катнашырга чакыру», – дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Казанда Гаилә ял көннәре 11–12 майда, 1–2 июньдә, 6–7 июльдә узачак. Районнарда гаилә ял көннәре 18–19 майда старт ала. Әлмәт,Чистай районнарында мондый чаралар 1–2 июньдә һәм 6–7 июльдә, Азнакайда 18–19 һәм 17–18 августта узачак. Чаралар программасы белән Татарстанның Гаилә елы порталында танышырга була.
Таңсылу Габидуллина
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар