Музейга ял итәргә
Татарстан Мәдәният министрлыгы музей һәм театрларга гаилә белән йөрергә яратучыларга 1 февральдән башлап ташламалы «Гаилә абонементлары» бирә башлый.
Үзенең әһәмияте ягыннан бу проектны «Пушкин картасы» белән чагыштыручылар бар. Аны 14 – 22 яшьтәге мәктәп балалары һәм студентлар үз итеп өлгергән булса, «Гаилә абонементлары»н алган кешеләр өчләтә отачак, ул әти-әни һәм әби-бабайларны да колачлаячак.
«Камал театрына һәм Тукай музеена барырга теләүче гаилә булса, без аларга 500 сумлык билет тәкъдим итә алабыз. Әле музейдан театрга барыр юлда Иске Татар бистәсенең тарихы белән дә таныша, күңелле ял итеп тә алырга мөмкин булачак», – диде Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов «Татар-информ»да журналистлар белән очрашу вакытында. Монысын ТР Дәүләт музее белән берлектә оештыра алабыз.
Казанлылар һәм килгән кунаклар театрда тамаша кылсалар, музейда чакта мастер-классларда, тематик чараларда катнаша алачак. Оештыручылар «Балалар – балаларга» дигән проект та тәкъдим итәләр. Монысы музей залларына кунакка килүче яшүсмерләрне үз яшендәге балалар каршы алачак, экскурсия кылдырачак һәм төрле кызыклы чаралар үткәрәчәк.
Материал, фото: Альберт САБИР
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Арчада – «Студентлар десанты», ә Мамадышта студентлар очраша
Студент чаклар...
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Һәркем өчен үзеңне эзләү, табу, иҗат итү, җитди эшләр чоры да бит әле ул. Сагындырачак әле студент еллары!
Бу көннәрдә студентларыбызның, кышкы сессияне тапшырганнан соң, беркадәр хәл җыяр чагы – кышкы каникул көннәре. Тик каникул дип, ял итеп кенә ятмый алар.
Әйтик, Арча гуманитар-техник техникумы студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге оештырган “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар анда, Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Нурмөхәммәтова, Эчке Эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарәпшин, ЮХИДИның имтиханнар бүлеге җитәкчесе Радис Гарифуллин, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән очрашып, эчкерсез әңгәмә кордылар.
Кунаклар студентларны Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү шартлары, шулай ук эчке эшләр органнарында хезмәт итү тәртибе һәм таләпләре белән таныштырды.
Күптәнге гадәт буенча ел да февраль аеның беренче шимбәсендә республикабызның күпчелек мәктәпләрендә студентларның мәктәпләрдә очрашулары үтә. Быел ул 3 февраль көненә туры килә. Бу көнне Мамадыш районы мәктәпләре дә үзләренең элекке укучыларын очрашуларга дәшә. Араларында, әлбәттә, күпчелеге – студентлар. Мамадыш шәһәренең дүрт мәктәбендә дә студентлар очрашуына ныклап әзерләнәләр.
Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар