Логотип Магариф уку
Цитата:

Насыйри авылында бәйрәм

15 июнь көнне олуг мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылында “Чишмә бәйрәме” узачак.

Кунаклар өчен Кече Шырдан авылында урнашкан К.Насыйри исемендәге китаптаханә һәм Насыйри мәчетенә махсус экскурсия оештырылачак. 

Соңгы елларда галим туган авылында зур үзгәрешләр бара. “К.Насыйри туган җирен яңартып торгызу" фонды тарафыннан авыл янындагы чишмәләр яңартылды, су коену өчен буа төзелде, хөрмәтле кунаклар өчен Чәй йорты сафка басты. 

Авылның Сабан туе оештырыла торган мәйданга бару юлында татар халык әкиятләре персонажлары каршы ала... 

Каюм Насыйри – хәзерге татар әдәби, фәнни теленә нигез салучы. Мәгълүм ки, Габдулла Тукай да аның хезмәтләренә таянган. Шагыйрь иҗатында абруй казанган Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройларын Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә Тукайга кадәр үк күрсәткән була инде. Нәкъ шушы геройлар авыл тирәсендә агачтан уеп ясалып куелган.
 

Насыйри иҗатында туган як тарихы, авыл тормышы киң чагылыш таба. Ул Казанда яшәп иҗат итсә дә, туган авылы Кече (Югары) Шырданга еш кайткан. Фольклор җыйган, авыл балалары өчен махсус Сабан туйлары оештырган (әлеге гадәт Олы Шырдан авылында әле дә саклана, авыл балаларына кече Сабан туйлары биредә дә еш оештырыла) дару үләннәре җыйган, физик хезмәттән дә тартынмаган...

Кече Шырдан, исеменнән үк күренгәнчә, әллә ни зур авыл түгел, йөз алты йорт бар, шуның утызында кырык биш кеше гомер кичерә. Заманында, әлбәттә, мәчет, тегермәннәре белән дан тоткан була. Юкка чыгып барган авыллар исемлегенә кергән салада Каюм бабай, авылдашлары әйтмешли, «Урыс Каюм» мирасын саклаган истәлекле ядкярләр, мәгърифәтченең рухы тоемланган урыннар байтак.

15 июньдә Насыйри авылдашлары сезне бәйрәмдә көтә.

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ