Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек җырламасын бишек, талчыбыктан үрелгәч

Бишек җырлары – милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше. Алар, бер яктан, сабыйлык истәлеге буларак, һәр кешене гомере буе озата бара, икенче яктан, ана теле дә балага бишек җыры аша үтеп керә, бала туган телнең аһәңен бишек җырлары аша кабул итә, аларга күнегә.

Телнең туган телдә ачылуына да бишек җырлары этәргеч бирә. Татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» шигырендә Габдулла Тукай бишек җырлары белән туган тел арасындагы багланышны ачык күрсәтә. Бу җырлар аша бала белән ана, бала белән гаилә әгъзалары арасында җылы бәйләнеш барлыкка килә. Бишек җырлары – әни, туган тел, туган туфрак кебек үк изге төшенчә. Башкача була да алмый, халыкның яшәү коды, иң изге казанышлары буыннан-буынга, анадан балага тәүге нәүбәттә бишек җырлары аша тапшырыла.
Аянычка, халкыбызның бишек җырлары әкренләп югалып бара. Аларны саклап каласы, кабаттан искә төшерәсе иде. Ул җырлар сабыйга дөньяны танып белүдә беренче чыганак булып тора.
Татар телендә әлеге төр җырларның бишек җыры дип аталуы очраклы түгел. Чөнки татарлар яңа туган сабыйны бишеккә салганнар, бишек – яңа туган баланы тирбәтү, йоклату өчен махсус ясалган урын. Баланы бишеккә салу, ягъни «Бишек туе» бала багуга бәйле йолалар циклында үзенчәлекле урын тота.
Бишек җырларын баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләгәннәр. Аларның төп вазифасы – сабыйны йоклату. Салмак көй, туган тел авазлары кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итә. Бала сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да, көйне-җырны тыңлап, изрәп йокыга китә. Бу очракта тавыш иң борынгы музыкаль инструмент буларак саналырга хаклы. Аның аша бала тирбәтүченең уй-хисләрен, күңел халәтен дә кабул итә. Йокы вакытында кергән мәгълүмат кешенең аңында сакланып, аның киләчәгенә тәэсир итәргә сәләтле булуын искә төшерсәк, җыр ярдәмендә баланың дөньяга карашы, тирә-якны кабул итәргә әзерлеге дә формалашуын фаразларга мөмкин.
Бишек җырлары – буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән борынгы әсәрләр. Галимнәр аларның барлыкка килүен ыруглык җәмгыятенә бәйләп карый. Борынгы әби-бабаларыбызның магия, сүз көченә ышану, сүз ярдәмендә баланың киләчәгенә тәэсир итәргә омтылышы белән аңлаталар. Фольклористика фәнендә озак еллар бишек җырларына гади эчтәлекле, фән ягыннан әһәмияте булмаган жанр буларак караганнар. Татар фольклорында бишек җырларын һәм, гомумән, балалар фольклорын өйрәнү чагыштырмача соң Нәкый Исәнбәт эшчәнлеге белән башлана. Соңрак аларны, балалар фольклоры кысаларында, фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров тикшерә. «Татар халык иҗаты» күптомлыгының «Балалар фольклоры» томында 88 текст тәкъдим ителгән.
Татар халкының бишек җырлары– нигездә, 1–2 строфалы кечкенә күләмле әсәрләр. Аерым юлларны ирекле рәвештә берсе артыннан икенчесен ялгап барганда, шактый озын җыр барлыкка китерергә мөмкин. Күләмле җырларда балага аңлаешлы күренешләр бәян ителә. Мәсәлән, әти тәти уенчык алып кайта, әби – бал, бабай май китерә. Гомумән, бишек җырларында уй-фикерләр бала кабул итәрлек гади, самими итеп әйтелә, балага таныш образлар, күренешләр тасвирлана. Шаян эчтәлекле җырлар да очрый. Мәсәлән, 2017 елда Новосибирск өлкәсендә язып алынган бишек җырлары арасында шаян эчтәлекле борынгы җыр белән очраштык:
Әлли-бәлли әлкәчәк,
Әлли-бәлли кошкачак,
Карт инәсен яшь итеп
Кияүгә биргән кошкачак.
Күпчелек бишек җырларында
«Әлли-бәлли», «Әлли-бәлли бәү», «Бәллү бәү» кебек юллар кабатлана. Бу юллар җырның бишек җыры булуын хәбәр итә, аваз ияртемнәре сабыйны тынычландыра торган көчкә дә ия. Халык бишек җырларында балага төрле матур сүзләр белән иркәләп дәшә. Алар җырларга күңел җылылыгы, наз өсти. Икенче яктан, алар балага аның бу дөньяда, гаиләдә, ата-анасына кирәкле, кадерле булуын сеңдерә.
Татар халкының бишек җырларын тематикасы, эчтәлеге буенча берничә төркемгә аерып карарга мөмкин. Әйтик, сабыйга теләк теләүгә корылганнары. Бишек тирбәткәндә, ана баласына әйтәсе сүзләрен, теләкләрен җиткерә. Яхшы сүз, изге теләк ярдәмендә баланың киләчәгенә тәэсир итәргә омтыла. Балага бәхет, саулык, исәнлек, рәхәт гомер тели:
Әлли-бәлли бәү, бәү,
И йомрым, йомрым,
Сау-сәламәт бул, балам,
Озын булсын гомерең.
Яки:
Әлли-бәлли итсен бу,
Ак бишектә ятсын бу,
Баллар ашап, майлар ашап,
Рәхәт гомер итсен бу.
Ана балага Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорый, бишектәге баланың тынычлыгын саклауны фәрештәләргә тапшыра.
Татар халкында аң-белем алу, уку зур әһәмияткә ия. Болгар чорында ук – X гасырдан ир һәм кыз балалар өчен аерым мәдрәсәләр булган. Гасырлар дәвамында халыкның белем алуга зур игътибар бирүе, белемле кешеләрнең, галимнәрнең ихтирамга ия булуы бишек җырларында да чагылыш тапкан.
Икенче зур төркем әсәрләр сабыйның киләчәген фаразларга, баланы уңышларга программалаштыруга корылган. Мәсәлән, ана балага укып, белем алуын, белемле кеше булуын тели. Бу мотив күп кенә бишек җырларында кабатлана.
Әлли-бәлли итәр ул,
Мәдрәсәгә китәр ул;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр ул.
Татар халкы белемне Казан һәм Идел-Урал буйларында гына алмаган. Гыйлем эзләп, шактый еракларга баручы шәхесләр дә күп булган. Багдадта, Каһирәдә белем эстәүчеләр аз булмаган. Бохарада белем алучылар арасыннан зур галимнәр чыккан, мәсәлән атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада укыган. Шунлыктан татар халкының бишек җырларына белем алу турындагы теләкләргә нисбәттә Бохара да килеп керә:
Әлли-бәлли итәр бу,
Бохарага китәр бу.
Бохарадан кайткачтын
Галим булып китәр бу.
Соңрак чорларга караган бишек җырларында Казан да белем-мәгърифәт учагы буларак телгә алына.
Совет дәверендә бишек җырлары зур үзгәреш кичерми, мәдрәсәне мәктәп кенә алыштыра. Ана баласына яхшы укуын, тырыш укучы булуын тели:
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу.
Бу җырларда баланың галим булуы, илгә, халыкка хезмәт итәр өчен кирәк булуы да искәртелә.
Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала;
Илебезгә тырышып
Хезмәт итәр бу бала.
Ир балага багышлап башкарылган бишек җырларында аның көчле, батыр булып үсүе, Ватан сакчысы булачагы турында сүз бара. Кыз баланың, үсеп җиткәч, кияүгә чыгып, бәхетле тормыш коруы искәртелә.
Соңрак чорларга караган бишек җырларында баланың киләчәгенә сүз ярдәмендә тәэсир итү омтылышы азая, алар көндәлек тормышны бәян итүгә күчә. Мәсәлән, баланың гаилә әһелләре турында мәгълүмат бирелә. Алар барысы да бала өчен берәр эш башкара: әнисе бишек тирбәтә, әтисе базарга тәтиләр алырга киткән була.
Елама, бала, елама,
Йокың килгән, озама,
Атаң кайтыр – куй суяр,
Бер ботын сиңа куяр.
Бабаң кайтыр – бал бирер,
Анаң кайтыр – май бирер,
Агаң кайтыр – тай бирер,
Шул тайларга менәрсең,
Дөньяларны гизәрсең.
Бишек җырларында балага якын образлар, песи, куян, кәҗә искә алына.
Халыкта бишек җырлары хәзергәчә сакланып, кулланылып килә. Россиянең төрле төбәкләрендә узган экспедицияләр вакытында күпсанлы бишек җырлары язып алынды.
Нинди генә бишек җырларын алып карасак та, аларның һәркайсында бер фикер ята: сабыйның киләчәгенә якты өметләр баглау, аны авырлыклардан яклау һәм саклау омтылышы, сабый өчен җылы һәм уңайлы мохит тудыру, аны шул тирәлектә иркәләп, назлап үстерү теләге. Хәзерге вакытта татар шагыйрьләре иҗат иткән бишек җырлары, композиторлар тарафыннан көй язылып, профессиональ җырчылар тарафыннан башкарыла.

 

Илсөяр ЗАКИРОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ