Туган телләр буенча олимпиадада катнашырга чакыралар
Чара 2024/2025 уку елында укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы» проекты буенча уздырыла.
Татарстанның мәктәп укучылары, туган телләр буенча олимпиадада катнашып, ташламалар алырга мөмкин. Чара 2024/2025 уку елында укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы» проекты буенча уздырыла.
Олимпиада 54 профиль буенча уздырыла һәм РФ һәм БДБ илләренең 66 субъектын колачлый. Чараларны гамәлгә ашыруга Россиядә 36 алдынгы югары уку йорты һәм кызыксынучы оешма җәлеп ителгән. Олимпиадада катнашучыларның дипломнары дүрт ел көчендә булачак.
Анда 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Җиңүчеләргә кайбер ташламалар, шул исәптән кайбер югары уку йортларына билгеле бер белгечлекләр буенча керү имтиханнарыннан башка гына кабул ителү, БДИда өстәмә баллар алу мөмкинлеге һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Фото: mon.tatarstan.ru
Комментарийлар