26 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Туган телләр буенча олимпиадада катнашырга чакыралар
Чара 2024/2025 уку елында укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы» проекты буенча уздырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Әниләр марафоны» кысалырында «Әниләр форумы» узачак
2019 елны «Әниләр марафоны» проекты старт алды. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрь башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында билгеле бер темага үзләренең сәхифәләрендә язма куеп баралар. Быел әлеге марафон «Сөембикә» журналы редакциясе белән бергәлектә уздырыла.
-
Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Җилкәнсезләр» спектакле «Золотой Трезини-2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булды һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.