Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиада җиңүчеләренә Казан университетына ташлама

Татарстанның 8–11 нче сыйныф укучылары Россия халыклары туган телләре һәм әдәбияты буенча III Федераль олимпиадада катнашып, үз белемнәрен сынап карый ала. 11 нче сыйныф укучылары өчен Казан федераль...

Татарстанның 8–11 нче сыйныф укучылары Россия халыклары туган телләре һәм әдәбияты буенча III Федераль олимпиадада катнашып, үз белемнәрен сынап карый ала. 11 нче сыйныф укучылары өчен Казан федераль университетына укырга кергәндә ташламалар каралган, дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге.
Әгәр алар профильле фәннән бердәм дәүләт имтиханын кимендә 75 баллга тапшырсалар, олимпиадада җиңүче һәм призер булган 11 нче сыйныф укучылары Казан федераль университетына кабул ителүгә аерым хокук алачак. 
Оештыручылар әйтүенчә, бу чара 2023/2024 уку елына («Педагогик белем бирү» предметы) Россия укучылар олимпиадалары Советының олимпиадалар исемлегенә кертелгән. Олимпиада Россиядә яшәүче төрле халыкларның туган телләре һәм әдәбияты, шул исәптән татар теле буенча да үткәрелә.
Олимпиаданың сайлап алу этабы дистанцион рәвештә 2024 елның 9 гыйнварына кадәр үткәрелә. Катнашу өчен гариза бирү һәм күбрәк мәгълүмат алу өчен malun.kpfu.ru/svosh сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ