Логотип Магариф уку
Цитата:

Оҗмах әниләрнең аяк астында

“Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале кысаларында “Мир” кинотеатрында режиссёр Руслан Акунның “Рай под ногами матерей” дигән фильмы күрсәтелде.

Адил кебек акылга зәгыйфьләрне гадәттә “алла бәндәсе” диләр. Әнисе  аңа   “Аллаһы Тәгалә сине аеруча ярата. Син туп-туры оҗмахка керәчәксең”,– дип, гел әйтә килә.  Ә Адилнең  әнисеннән башка оҗмахка керәсе килми.“Әниеңне җәяүләп хаҗ кылырга алып барсаң, туп-туры оҗмахка керәсең”, –дигән сүзләрне 35 яшьлек Адил урамда бергә уйнап йөргән сигез яшьлек дустыннан ишетеп кайта. Менә шуннан соң авыл малайлары белән уйнап йөрүче сабый акыллы бу егет һичнигә карамыйча,  әнисен – 75 яшьлек Райхан апаны (бу рольне Кыргызстанның халык артисты Анаркүл Назаркулова башкара) бәләкәй арбага утыртып, хаҗ кылырга алып китә. Юлда мең газаплар (Сириядә барган гражданнар сугышы, миналанган басу аша чыгулар, җәберләүләр) кичерүгә карамастан, ниятләреннән кире кайтмыйлар. Фильмның буеннан-буена ананың улына карата мәхәббәте, үзсүзле баланың анасына булган хөрмәте ярылып ята.
Үзен гөнаһлы дип санап йөргән ана, Гарәфә тавына менгәч, гомер буе йөрткән серен ача: баксаң, Адил аның үз улы түгел икән. Яшь ана: “Баланы тотып тор, билет кына алып киләм”, – дип киткән җиреннән юк була. Өч көн, өч төн көткәннән соң, чит-ят баланы үз итеп өлгергән Райхан  поездга утырып кайтыр юлга чыга. Поезд тәрәзәсеннән перронда өзгәләнеп сабыен эзләгән  теге ананы күрсә дә, моңа Адилне бирми...
Фильмны караганнан соң, тамашачы төп герой  – Эмиль Эсәналиев белән очрашты һәм күп кенә сорауларга җавап алды. Артист А. Масляков  КВНында катнашып йөргән чакта ул танылу алган. Артист, сценарист булу өстенә ул популяр блогер да икән. Өйләнгән, ике кыз үстерәләр. Хатыны – Кыргыз милли драма академия театрының сәнгать җитәкчесе, КРның халык артисты Марат Козукеевның (1970—2017) кызы.
“Оҗмах әниләрнең аяк астында” тамашачыда шундый фильмга ихтыяҗ туганга күрә барлыкка килде, ди артист. Әлеге идея 2018 елның сентябрендә туган. Бер елдан аны әлеге рольгә раслаганнар  һәм биш елдан соң фильмны төшергәннәр. Мондый рольне башкару җиңел булмагандыр, ничек образга керә алдыгыз, дигән сорау күпләрне кызыксындыргандыр.
“Ике ай дәвамында Төркиядә яшәдем. Шунда базарларда, Анталия, Алания урамнарында Адил булып йөрдем. Кеше миңа ышанамы-юкмы – моны аларның миңа карата булган мөнәсәбәтләреннән, күз карашларыннан ук аңларга була иде”,– ди ул. Гәрчә моңа кадәр  төрле рольләр, хәтта диваналарны, кызларны уйнаганы булса да, Адил бик җиңел бирелмәгән. Гарәфә тавы  һәм Сирия төшерелгән кадрларны Мәккәдә, Сириядә  түгел, ә Мисырда төшерүләре дә мәгълүм булды.
 “Сирия локациясен төшерүчеләр Голливудта да фильмнар төшергән бик тәҗрибәле  иҗат төркеме иде”, – дип билгеләп узды Эмиль Эсәналиев.
Актер хәзерге вакытта «Нелегал» фильмында яңа рольгә расланган. Аны октябрь аенда АКШта төшерәчәкләр икән.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ