Логотип Магариф уку
Цитата:

Парламент дәресләре ‒ 2026

16 февраль көнне Татарстан мәктәпләрендә һәм урта һөнәри уку йортларында парламент дәресләре башлана. Быел алар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган һәм «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасы астында 28 февральгә кадәр узачак.

Парламент дәресләренә башлангыч бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф оешмалары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре өчен семинарында бирелде. Аннан соң мөгаллимнәр Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштылар. Фәрит Мөхәммәтшин быелгы парламент дәресләренең темасына аерым тукталды. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген ике шәһәребез – Казан һәм Яшел үзән «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен йөртә. Озакламый бу мәртәбәле атамага Кукмара, Чистай, Алабуга һәм буа шәһәрләре дә ия булуы ихтимал. «Хезмәт батырлыгы» республика исеме Татарстанның 27 оешмасына бирелгән.  «Күпмилләтле халыкбызны сугышчан һәм хезмәт батырлыгы берләштерә. Республикада 175 милләт вәкиле дуслыкта яши», ‒ дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе укытучыларга мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, бүген мөгаллимнәр җилкәсендә аерым миссия. Алар биргән белемгә таянып киләчәк буын үсә, Татарстанның нигезе барлыкка килә. Нәкъ менә мәктәптә туган илне яратуга нигез салына, диде ул.

«Парламент дәресләре» – Татарстан Дәүләт Советы, мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының бердәм проекты Ул 2009 елдан үткәрелә. Дәресләрдән тыш, чара кысаларында укучылар һәм укытучылар өчен республика бәйгеләре каралган. Балалар иҗади мөмкинлекләре буенча сыналса, мөгаллимнәр үзләренең методик эшчәнлекләре белән уртаклаша алачак. Бәйгеләр агымдагы елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр үтә.

Унсигезенче тапкыр узучы Парламент дәресләре ‒ тәрбия чарасы да. Бу хакта чара барышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үтте. «Балаларда илебезгә, җиребезгә, дәүләтебезгә, туганнарыбызга, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү һәм илне яратырга өйрәтү. Аларга шушы илдә яшәп, алга таба да аның тулы хокуклы гражданнары булып, илгә хезмәт итәргә язсын иде», ‒ диде ул, чара максатларын күз уңында тотып. Шулай ук министр мөгаллимнәрнең игътибарын мәктәп программасына кертелгән яңа фән «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» турында да ассызыклады. Бу юнәлештә республиканың 878 мәктәбе 2027 ел ахырына кадәр җиһазландырылган.

Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Парламент дәресләре»н үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, Социаль сәясәт буенча Комитет җитәкчесе Алексей Созинов, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы билгеле шәхесләр катнашты, тәҗрибә уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ