Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабы тәкъдим ителде

Бүген Казанда  «Китап club» ресторанында Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим иттеләр. Бирегә авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар ша...

Бүген Казанда  «Китап club» ресторанында Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим иттеләр. Бирегә авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар шагыйрьләре һәм иҗатташ дуслары килгән иде.
Китапның мөхәррире Ленар Шәех биредә шагыйрьнең өлкәннәр өчен язылган иң яхшы шигырьләре туплануын әйтте. «Роберт ага аларны үз куллары белән китереп биргән иде. Без аның өметләрен акларга тырыштык. Әлегә аралар бик ераклашмаган. Шуңа да тиз арада Роберт аганың томнарын да әзерли алсак иде», – дигән теләкләрен җиткерде.

Быел шагыйрьгә исән булса, 75 яшь тулган булыр иде. Роберт аганың хатыны Клара ханым  юбилейга багышланган чаралар узуы турында сөйләде. «Үзе исән чакта бу китапның электрон версиясе чыкты, чын китапны күрә алмый калды. Үзем дә бик озак көттем, исән чакта күрсәм, дип теләгән идем. Китап бик матур, саллы килеп чыккан. Ленар Шәех остазының васыятен үтәгән, кереш сүзен дә бик матур итеп язган. Китапны үзем ачып укый алмыйм, әлегә авыр, күңелем тула. Бу шигырьләрнең һәрберсен нинди чакта язылганын беләм. Көз турында шигырьләре бик күп икән. Ул чакта халәте шулай булдымы икән? Ул бит табигать күренеше генә түгел, табигать аша үзенең кичерешләрен сурәтли иде»,  – дип, китапны чыгаручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

«Шагыйрь китә, ул киткәч шигырьләре башкача яңгырый башлый. Ниндидер бер илаһи мәгънә кебек. Хәзер Роберт абыйның шигърияте менә шушы ягы белән дә ачылды. Аның китүе –  безнең өчен зур югалту. Киңәшләшер, сөйләшер кешебез юкка чыкты. Киләчәктә безгә Роберт абыйның шигъриятеннән таяныч һәм рухи көч табып яшәргә кирәк. Татар бар икән, Роберт абый булачак!» –  дип сөйләде танылган язучы Галимҗан Гыйльманов.

«Роберт Миңнуллин заманында «Мине шигырьләремнән эзләрсез әгәр кирәк булсам,», – дип язып калдырган. Чыннан да кирәк икән, ул бездән ерагая барган саен кирәклеген аңлыйбыз. Ул –  бик бәхетле шагыйрь. Гади генә авылда туып үскән бала нинди зур дәрәҗәләргә иреште. Мондый шагыйрьләр бик сирәк туа», –  дип искә алды күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ.

Шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин: «Абый ул һәрнәрсәне яратып башкарды. Китапны әзерләгәндә дә сәнгатьчә караш белән,  үзе дә фотолар төшереп, эченә кереп китеп эшли иде. Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлегенең юбилее дисәк тә була. Бүген тәкъдим ителгән китап биредә чыгарылган 55 нче китап икән. Киләчәктә дә бу хезмәттәшлек дәвам итсен иде»,– дигән теләкләрен җиткерде.
Кичә шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре белән үрелеп барды. «Мәхәббәтле көзләрем» китабын  Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә алырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ