Логотип Магариф уку
Цитата:

Әсирлеккә кадәр орден бирелгән

Кем ул Әхәт Атнашев?

Җәлил эзләрен өйрәнгән язучы Р. Мостафинга герман архивларыннан хәрби әсир Әхәт Атнашевның җәзалау вакыты теркәлгән карточкасын табу насыйп булды. Анда китерелгән мәгълүматлар гаять кыска: «1918 елның 12 декабрендә Петропавловск шәһәрендә туа. Сугышка кадәр Штецнайк каласында яши. Әти-әниләре – Мәхмүт Атнашев һәм Өммикамал Атнашева (кыз фамилиясе – Билалова) да шунда гомер кичерә. Сугышка кадәрге һөнәре – ашчы. Өйләнмәгән. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 33 минутта үлде. Үлеменең сәбәбе – башы киселү».
Узган гасырның 70 нче елларында Р. Мостафинның Җәлил төркеме турында «Казан утлары» журналында басылган язмасын укыгач, Мамадыш районында яшәүчеләрдән берәү редакциягә Мәхмүт белән Өммикамал Атнашевларның әүвәлге Мамадыш өязеннән чыккан кешеләр булуларын, революциягә кадәр үк Казахстанга – Петропавловск (татарча тарихи атамасы Кызылъяр) шәһәренә китүләрен хәбәр итә. 
Тәбәнәк кенә йорт янында ачы җилләр кочагында киң ябалдашлы өрәңге шаулый. Армиягә китәр алдыннан, Әхәт аны үзе утырткан. Батыр егетнең атасы картлыктан бөкрәйгән, чаларган, әмма үзенең сиксән яшендә әле нык басып тора. Улы Әхәт Атнашевның 1917 елның 12 декабрендә Петропавловск шәһәрендә тууын (һич тә 1918 елда түгел) әйтә ул. Гаиләдә җиде бала үсә алар. Әхәт шәһәрдәге җидееллык татар мәктәбен тәмамлый. 1929 елда Атнашевлар Степняк шәһәренә күченеп китә. Улының үз эзеннән баруына ышанып, Мәхмүт ага аны Щука район үзәгендәге уку-укыту комбинатының бухгалтерлар курсларына урнаштыра. Әмма Әхәткә бухгалтер булырга насыйп булмый: 1938 елда аны Кызыл Армиягә алалар. 
Кызыл командир
1939 елда Әхәт кызыл гаскәрләрнең кавалерия частьлары сафында Көнбатыш Украинага һәм Бессарабиягә «азатлык походында» катнаша. Җитәкчеләр хәрби тәҗрибә туплаган егетне кече командирлар мәктәбенә җибәрә. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Атнашев пулемёт расчеты командиры итеп билгеләнә. Әмма Әхәт армия хезмәтен төгәлләргә өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Егет аның беренче көннәреннән үк фашистларга каршы сугышка керә. 
Гаилә архивында Әхәтнең 1941 елда Мәскәү өлкәсенең Васькино авылында сугышлар арасындагы кыска ял вакытында төшкән фотосы саклана. Йөзендә арыганлык билгеләре: бу көннәрдә аның кавалерия полкы сугышлардан чыкмый да диярлек. Мәскәү тирәсендә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен полкка гвардияче исеме бирелә. Фотодан тыш, өйдә Әхәттән әти-әниләренә килгән өч хат саклана. Аларда тынычлык һәм җиңүгә ышаныч рухы.
«Исәнмесез, әтием һәм әнием! Сезгә тормышыгызда, көндәлек авыр эшегездә зур уңышлар теләп, чын йөрәктән чыккан фронт сәламнәремне юллап калам. Әйе, миңа зур дәрәҗә – Гитлер бандаларын җимерү өчен көрәшергә насыйп булды. Кыйнадык һәм яңа көч белән тагын кыйнаячакбыз. Хәзер фашист карчыгаларының тырнаклары ил тәненә никадәр нык батырылуы һәркемгә ачык. Тартып ала алмаячаклар алар үзләренең тырнакларын. Илебез киңлекләрендә дөмегәчәк алар».
1942 елның 8 февралендә язган икенче хатында Әхәт сүзен кыска тота: «Полкның комсомол бюросында җаваплы секретарь мин. Шуның белән тәмам – вакыт юк. Һаман алга, алга барабыз. Өченче гвардияче кавалерия полкы».
Әхәтнең соңгы хаты фронттан 1942 елның 27 маенда килгән. Аннары хатлар килү туктый. Озак дәшмәүдән тынычлыгын югалткан ата-ана частька хат яза. Әхәтнең фронтташ дусты җавап бирә: «Исәнмесез, минем фронтташ дустым Әхәт Мәхмүтовичның гаиләсе! Сез аның язмышы турында сорап язгансыз. Ул 1942 елның июлендә Смоленскида регуляр гаскәрләр белән кушылган вакытта һәлак булды. Аны безнең полкның политругы да раслый. Ул аның язмышын белә. Шулай итеп, улыгыз юк инде. Ул батырларча һәлак булды. Каһәр суккан хәшәрәт белән ул соңгы сулышына кадәр сугышты. Без – аның якташлары, исән калган полкташлары – аның өчен үч алачакбыз»...
Бер айдан соң аларга фронттан тагын бер хәбәр – подполковник Горбачев кул куйган хат килә: «Фронтта фашист басып алучыларына каршы көрәштә командование заданиеләрен үрнәк төстә үтәп чыккан өчен, Көнбатыш фронт гаскәрләренә бирелгән № 0888 приказ нигезендә, 1942 елның 11 августында Атнашев Әхәт Мәхмүт улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде». 
Бу хәбәрне алгач, Атнашевлар гаиләсендәге сүнә башлаган өмет чаткылары яңадан кабынып китә. Алар, уллары турында сорашып, ул хезмәт иткән частька тагын хат язалар. Фронттан җавап кыска була: «Хәбәрсез югалды». Әмма Әхәт Атнашев исән булып чыга. Чолганышта калганнан соң, үзебезнең якка чыгу өчен чираттагы һөҗүм вакытында ул каты яралана һәм әсирләр лагеренда гына аңына килә...
Әсирлектә көрәш
Әхәт Атнашев һәм аның иптәшләре, шул исәптән 1944 елның 25 августында гильотинада җәзаланмый калганнары да, озак вакытлар каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен дөньяга танылган даны күләгәсендә кала бирә. Ул дан, әлбәттә, Мусаның шәхси һәм шигъри батырлыгы белән түләнгән. Әмма дошман тылында фашистларга каршы ил иминлеге өчен көрәштә гомерләрен биргән башка сугышчылар да халык хәтереннән югалырга тиеш түгел. Безнең хәтеребездә сакланган подполье каһарманнарының берсе Әхәт Атнашев – әнә шундыйлардан. 

 

Михаил Черепанов, 
Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Мемориаль музее директоры

Фотолар Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ