Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 10 меңнән артык укучысын эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтәчәкләр

Эшмәкәрлек нигезенә өйрәтү «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча алып барыла.

Быел «Мәктәп бизнес-старты» программасы Казаннан, Татарстанның кече шәһәрләреннән һәм авылларыннан 11 меңгә якын укучыны җыячак. Эшмәкәрлек нигезенә өйрәтү «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча алып барыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Беренче этапта укучыларны эшлекле уен форматында дәресләр көтә. Биремне уңышлы үтәгән балалар соңыннан эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәтеләчәк.

Яңа ел алдыннан мәктәп хәйрия ярминкәсе, ә аннары бизнес-кейслар чемпионаты планлаштырылган. Киләсе елның язында мәктәп бизнес-ширкәтләренең финал слеты булачак. Республика проектында җиңүчеләр Мәскәүгә юл тотачак һәм «Сколково» технопаркына барачак.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елдан башлап республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча 5–7 нче сыйныфларда 23100 укучы белем алган.
 

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ