Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таһир-Зөһрә» спектакле бүгенге заман белән дә яңгыраш таба

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларга беренче премьерасын тәкъдим итә.

5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларга беренче премьерасын тәкъдим итәчәк. Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча куелган «Таһир-Зөһрә» спектакленең режиссеры – Зөлфәт Закиров. Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карап булачак (6+). 

Биредә, беренче чиратта, аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәпче булган яшьләрнең ихлас, самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә.

– Әдәбият дәреслекләрендә «Таһир-Зөһрә» әсәренең бер кыска өлеше генә бирелә. Укучылар бу риваятьнең бөтен тирәнлеген аңламый да кала. Ә бит бу әсәр бүгенге заман белән дә яңгыраш таба. Биредә сурәтләгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты кызыклы да, актуаль дә. Шуңа да без бу спектакльне нәкъ менә бер сыйныф сәгатенә сыярлык итеп эшләдек. Мәктәп укучылары да килеп карый ала. Хәзерге заманда, материаль як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, аерым алганда якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, ватаныбызга карата мәхәббәтне икенче планга калдырдык. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә, – дип сөйләде Зөлфәт Закиров бүген театрда узган матбугат очрашуында.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ