Логотип Магариф уку
Цитата:

Рособрнадзор төбәкләр буенча ни өчен БДИ нәтиҗәләрен әйтмәвен аңлатты

Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төбәкләр буенча Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бастырылмый."Узган елларда БДИ нәтиҗәләре турында статистик мәгълүматлардан...

Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төбәкләр буенча Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бастырылмый.
"Узган елларда БДИ нәтиҗәләре турында статистик мәгълүматлардан киң файдалану аларны дөрес кулланмауга, ә кайбер очракларда фальсификациягә һәм гомуми бозуга китерде. Россия Федерациясе субъектлары буенча БДИ нәтиҗәләрен ачык чыганакларда урнаштыруны дөрес түгел дип саныйбыз", – дип хәбәр итә  ТАСС матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп.
 Рособрнадзорда аңлатуларынча, элегрәк кайбер төбәкләрдә, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, "гомуми белем бирү оешмалары җитәкче составының һәм педагогларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген" билгеләү өчен "рейтинглар" төзү очраклары булгалаган. Мондый вазгыять мәгариф өлкәсендәге эшләрнең чын торышын объектив чагылдырмады. Хәзер БДИ нәтиҗәләре мәгариф системасында "йомшак нокталарны" ачыклау өчен кулланыла диелгән ведомствода.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ