Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә алты тел юкка чыккан

Хәзер Җир йөзендә 7174 тере тел бар, диләр. Һәр ике атна саен бер тел юкка чыга икән.

Хәзер югалып барганнар исәбенә 400 ләп тел керә. Европада исә иллеләп телгә юкка чыгу куркынычы яный. Бу нисбәттән, Россия дә әллә ни мактана алмый. Әйтик, 2021 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, алты тел юкка чыккан. Болар – Чукоткадагы алеут, керек, айн, сиреник, юг һәм орочи телләре. Лингвистлар соңгы бер гасыр эчендә Россиядә инде унбиш тел бөтенләй юкка чыкты дип исәпли. 

Бүгенге көндә Россиядә 155 тере тел бар. Татар теле исә иң киң таралган ундүрт тел арасына керә.  Тик соңгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарларның да саны 600 мең кешегә кимегән.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ