Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең халыкларының теле академик фәндә

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел тулу уңаеннан 9-11 октябрьдә «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» дигән темага халыкара фәнни форум уздырыла.

Форумда  берничә фәнни чара оештырылачак. Республика территориясендә һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгате буенча координация үзәге буларак, институт татар теле, әдәбияты, археографиясе, текстологиясе, халык иҗаты, театры, музыкасы, һ.б. проблемалар белән шөгыльләнә.

Форумның барлык чаралары өчен Россия халыклары телләренең, әдәбиятларының, мәдәниятләренең тарихи үткәне, бүгенге торышы һәм хәзерге заманның глобаль таләпләре шартларында аларны өйрәнүдә академик фән перспективалары гомуми проблема булып тора.

Оештыручылар тарафыннан 100 дән артык доклад кабул ителде, дип хәбәр итә проект авторлары.

Чараларда чит иллләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан,) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Владикавказ, Пермь, Төмән, Уфа, Чабаксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Казан һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ