Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә иң кирәкле IT-белгечләр аталды

«Работа.ру» и Heaad порталы тикшеренүләреннән күренгәнчә, Россиядә иң кирәкле IT-белгечләр булып, программистлар һәм программа төзүчеләр танылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Программистларны 11...


«Работа.ру» и Heaad порталы тикшеренүләреннән күренгәнчә, Россиядә иң кирәкле IT-белгечләр булып, программистлар һәм программа төзүчеләр танылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Программистларны 11 процент очракта эзлиләр, вакансияләрнең гомуми саныннан тагын 10 процент күләмен аналитиклар һәм система администраторлары били.
Тикшеренү барышында 2022 елның җәендә бастырылган 50 меңләп вакансия анализланган.
Эш бирүчеләр вакансияләре саны буенча «СБЕР» (2%), «Яндекс» (2%) һәм МТС (1%) лидерлар булып тора.
IT-белгечләрнең күпчелек вакансияләре Мәскәүдә, 40 процентка якын.
«IT-белгечләргә аена 73 мең ± 56,2 меңнән алып 106,1 мең ± 86,2 мең сумга кадәр Россия сумнарын тәкъдим итәләр (уртача күрсәткеч ± стандарт тайпылыш). Мәскәүдә һәм төбәкләрдә күрсәткечләр ике тапкыр диярлек аерыла», – диелә тикшеренүдә.
Иң кирәкле вакансияләрнең берсе — программист (эшләүче): компаниядә җитәкче булмаган позиция өчен 84,5 мең ± 61,7 меңнән 143,4 мең ± 96,7 мең сумга кадәр иң зур хезмәт хаклары тәкъдим ителә.
Компаниянең продукт менеджерларына һәм сынаучыларына ихтыяҗ азрак — аларны эзләү 9,1 һәм 7,7 процент тәшкил итә. Ләкин хезмәт хакын башка азрак таләп ителгән белгечләргә караганда күбрәк тәкъдим итәләр. «Продукт менеджеры 97,2  ± 62,3 меңнән 162,4 - 122,2 мең сумга кадәр, ә тест уздыручы 88,3 ± 55,4 меңнән 137,1 ± 86 мең сумга кадәр акча ала», — диелә тикшеренүдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ