Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә ковидка каршы вакцинаны сынау өчен балалар җыя башлыйлар

18-20 көннән Россиядә коронавирустан вакцинаны сынау өчен 6 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җыя башлыйлар.«Бу тикшеренүләр 18-20 көннән башлана. Бу вакытка шул яшь төркемендәге балаларны җыя, аларны тикше...

18-20 көннән Россиядә коронавирустан вакцинаны сынау өчен 6 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җыя башлыйлар.
«Бу тикшеренүләр 18-20 көннән башлана. Бу вакытка шул яшь төркемендәге балаларны җыя, аларны тикшерә һәм вакцинацияли башлыйлар», - дип сөйләде «Россия 24» каналында эфирда Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт Covid-19 инфекциясенә каршы балалар препаратын тикшерү өчен 305 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Шулай ук төбәкләргә яшүсмерләр өчен вакцинаның беренче партиясе кайта башлады.
Гинцбург сөйләгәнчә, Россиядә вирус таралуны ярты елда туктату өчен 12 яшьтән 17 яшькәчә 10 миллионга якын балага прививка ясарга кирәк.
"Татар-информ" материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ