Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә яңа юл билгеләре кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә җәяүлеләр кичүе өчен яңа юл билгеләрен һәм җәяүле кичүне билгели торган яңа тамга кертергә тәкъдим иттеләр.Транспорт һәм Эчке эшләр министрлыклары Россиядә электромобильләрнең заряд җыю...

Россиядә җәяүлеләр кичүе өчен яңа юл билгеләрен һәм җәяүле кичүне билгели торган яңа тамга кертергә тәкъдим иттеләр.
Транспорт һәм Эчке эшләр министрлыклары Россиядә электромобильләрнең заряд җыю урынын һәм диагональ җәяүлеләр кичүен билгеләү өчен яңа юл йөрү билгеләре һәм тамгалар кертергә тәкъдим итте. Бу хакта хөкүмәт карары проектына сылтама белән «РИА новости» хәбәр итә.
«Машина йөртүчеләргә сервис объектларында электромобильләр өчен заряд җыю урыннары турында хәбәр итү өчен 8.26 „Электромобильләр заряд җыю урыны“ дигән яңа өстәмә билге кертелә», — диелә әлеге документта.
Тагын бер яңа билге — 3.34 «Автобуслар йөрүе тыелган». Аңлатма язуы авторлары әлеге билгенең 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән шәһәрләрдә кертелүен искәртәләр. Әлеге юл билгесе маршрут һәм мәктәп автобусларына кагылмый.
Яңа юл билгесе җәяүлеләрнең диагональ кичүен күрсәтәчәк. Шулай ук, 3.1 «Керү тыелган» билгесен «Транспорт төрләре» һәм «Гамәлдә булу вакыты» тамгалары белән берләштерүне рөхсәт итү каралган.
Берничә юл билгесенең мәгънәсе төзәтеләчәк. 3.27 «Тукталыш тыелган» билгесенә аның мөмкинлеге зонасын 5.29 һәм 6.4 юл билгеләре өстәп киметергә телиләр. «Айның так санлы көннәрендә туктап тору тыелган» һәм «Айның җөп санлы көннәрендә туктап тору тыелган» билгеләренең интервалын 21-24кә кадәр арттырмакчылар.

(tatar-inform.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ