Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов балаларга энергетиклар һәм кабызгычлар сатуны тыю турындагы указны имзалады

Татарстан Башлыгы 18 яше тулмаган балаларга энергетиклар һәм кабызгычлар сатуны тыю турындагы указга кул куйды. Тиешле указ регион башлыгы сайтында дөнья күрде.Документта балигъ булмаганнарга  то...

Татарстан Башлыгы 18 яше тулмаган балаларга энергетиклар һәм кабызгычлар сатуны тыю турындагы указга кул куйды. Тиешле указ регион башлыгы сайтында дөнья күрде.
Документта балигъ булмаганнарга  тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне ваклап сату рөхсәт ителми дип әйтелә. Балигъ булмаганнарны мондый  эчемлекләр куллануга җәлеп итү, алар өчен сатып алу яки аларга мондый эчемлекләр бирү, аларны куллану өчен тәкъдимнәр яки таләпләр тыела. Сыекландырылган углеводород газы булган товарларны гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен балигъ булмаганнарга ваклап сату рөхсәт ителми. Әлеге Указны теләсә нинди бозу гражданнарга — 3 000 нән 5 000 сумга кадәр, вазифаи затларга — 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр, юридик затларга 100 000 сумнан 150 000 сумга кадәр штраф яный.
Гөлназ Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ