Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабан туен бәйрәм итәргә бер татар гына җитмәс

Җәй – Сабантуйлар ае, – дип, әүвәлге халык белми сөйләмәгән. Дөрес, ул аның уздыру масштабын хәзерге кебек күз алдына да китермәгәндер. Әмма шунысын дөрес әйткән: җәй – Сабантуйлар ае, татар бәйрәме а...

Җәй – Сабантуйлар ае, – дип, әүвәлге халык белми сөйләмәгән. Дөрес, ул аның уздыру масштабын хәзерге кебек күз алдына да китермәгәндер. Әмма шунысын дөрес әйткән: җәй – Сабантуйлар ае, татар бәйрәме ае. 
Шуны искә алып, татар рухы белән сугарылган әлеге  бәйрәмебезнең Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда кайсы көннәрдә, аның нинди кала вә салаларында үткәрелүен әйтеп узуны кирәк дип санадык.
Татарстанда быел:
Сабан туе 18 июньдә – Чаллыда, 19 июньдә Казанда  үткәрелә.
Россиядә быел: 
Федераль Сабантуй 18 июньдә Ульян каласында уза;
Бөтенроссия авыл Сабан туе  2 июльдә Мордовия Республикасының Аксёнов авылында үтә;
Санкт- Петербургта Сабантуй 25 июньдә Ленинград өлкәсенең Энкулов авылында була;
Мәскәүдә Сабан туе 2 июльдә уза;
Көньяк Сабан туе 16 июльдә Ростов -Дон шәһәрендә;
Халыкара шахтёрлар Сабан туе 25 июньдә Новокузнецк каласында үткәрелә.
Башкортстанның байтак районнарында Сабантуйлары 11–12 июнь  көннәрендә узды. Бәләбәй, Эстәрлетамак, Ишембай, Борай, Бүздәк, Караидел, Шаран районнарында Сабан туе 18 июньдә була;
Башка төбәкләр
Чиләбе өлкәсенең Чиләбе, Троицк шәһәрләрендә – 25 июньдә, Магнитогорск һәм Бугурусланда  бу олуг бәйрәмне 18 июньдә каршылыйлар.
Свердловск өлкәсендәге Екатеринбург каласында – 26 июньдә,  Полевской һәм Красноуральскида –19 июньдә, Берёзовский һәм Первоуральскида – 18 июньдә, Тауда – 25 июньдә, Новоуральскида 26 июньдә  уза.
Самара өлкәсендә Сабан туе 25 июньдә Мочалеевкада гына үткәрәсе калды.
Пермь краендагы Сабан туе Пермь каласы  һәм Барда бистәсендә –18 июньгә,  Соликамскида 2 июльгә тәгаенләнгән.
Ханты-Манси автономияле округтагы бәйрәм  Сургутта – 19 июньгә, Нефтеюганскида – 18 июньгә; Төмәндә –30 июльгә,  Тубылда 18 июньгә билгеләнгән. Сабан туе Удмуртиянең башкаласы Ижевскида – 26 июньдә, Сарапулда 2 июльдә бәйрәм ителә.   Көрәш мәйданы әләме күрше өлкәләрдәге шәһәрләрдә, аерым алганда, Пензада – 16 июльдә, Түбән Новгородта – 30 июльдә, Нократ Аланында – 2 июльдә, Малмыжда 25 июньдә  күтәрелә. Мари Ил  башкаласы Йошкар-Олада ул – 25 июньдә, Бәрәңгедә 19 июньдә узачак.
Тальян моңнары Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләреннән Красноярскида – 30, Лесосибирскида  –25 июньдә, Артёмда – 18 июньдә, Якутскида – 24-25 июнь көннәрендә, Хабаровскида –3 июльдә яңгыраячак.Сочида яшәүче милләттәшләребез Сабан туен  25 июньдә уздырырга,  курганлылар – 23 июльдә, Рязань татарлары 19 июньдә үткәрергә планлаштыралар.
 Башка илләрдә
Европа Сабан туе  9 июльдә  Болгариянең София каласында уздырылырга ниятләнгән. Казахстан: Алмата – 19 июнь, Нур Солтан – 2 июль,  Уральск – 26 июнь, Күкчәтау – 18 июнь, Петропавловск – 17 июль; Үзбәкстан: Ташкент, Үргәнеч – 19 июнь; Азәрбайҗан: Баку – 19 июнь; Белорусия: Ивье – 1 июль; ЛНР: Стаханов – 19 июнь; Польша: Крушиняны – 16 июль. Гданьск – 23 июнь; Канада: Торонто – 19 июнь;  Италия: Рим – сентябрь; Кунео – 10 -11 сентябрь; Франция: Париж – 2 июль; Израиль: Кирьят-Гат – 25 июнь; Испания: Льорет-де-Мар – 13 август; Таиланд: Пхукет – 19 июнь. Бу саннарны берәмтекләп барлап чыксаң, безнең Сабантуйларны бәйрәм итәргә җәй генә түгел, татар үзе дә җитә микән, дип уйлап куярсың, билләһи! Сөбханаллаһи!
                                                               Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ